Саба районында социаль хезмәткәрләр җыелышы уздырылды

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

19 гыйнварда Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә район үзәк хастаханәсе гериатриаты Ләйлә Нурмөхәммәдова, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, комплекслы үзәк директоры Гүзәл Закирова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Алсу Степанова катнашында социаль хезмәткәрләр җыелышы булып узды.

Район гериатры өлкән яшьтәге һәм инвалидлар арасында инсульт, инфаркт һәм хастаханәдән тыш пневмонияне профилактикалау турында доклад белән чыгыш ясады.

Лилия Гайнетдинова үз чыгышында социаль хезмәткәрләрнең игътибарын күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына, Социаль хезмәткәр этикасы кодексына юнәлтте.

КЦСОН директоры 2022 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм агымдагы елга бурычлар куйды.

Алсу Степанова алда торган тикшерүләрнең планы һәм графигы белән таныштырды. Ул шулай ук грипп һәм ОРВИ профилактикалау, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә дә кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International