Арча районында күп кенә оешмалар һәм учреждениеләр мобилизацияләнүчеләргә ирекле ярдәм хәрәкәтенә кушылды: кемдер гуманитар ярдәм җыя, кемдер җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйли. «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре сугышчыларга маскировка сеткалары белән ярдәм итәргә булдылар.
Башта балалар һәм ата-аналар белән әңгәмә үткәрелде. Шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең видеороликларын карадылар, анда алар техниканы һәм яшерен урыннарны ничек яшергәннәрен сөйләделәр. Аннан соң волонтерлар тасмалардан сеткалар үрү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Чара патриотик вакыйгага әверелде: өлкән буын хәрби җырларны искә алды, ә яшьләр аларга кушылды.
Арча районыннан чираттагы гуманитар ярдәм партиясе 20 гыйнварда җибәрелде.