Түбән Кама яшүсмерләре белән гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина «Татарстан – минем горурлыгым» курсыннан «Минем гаиләм!» дәресе үткәрде.

Катнашучылар берничә күнегү башкардылар, үз тормышлары маршрутын төзеделәр, төп вакыйгалар һәм казанышларын билгеләделәр. Шулай ук балаларга Татарстан Республикасының тарихы, халыкларның гореф-гадәтләре һәм кыйммәтләре турында сөйләделәр. Балалар үзләренең гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар, нәсел агачын төзеделәр.

Биш яшүсмер катнашында чара 18 гыйнварда 3 нче социаль участокта үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International