«Кайгырту» социаль приютында «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» программасын тормышка ашыралар

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Тәрбияләнүчеләрне хәрби тарих белән таныштыру, хәрби бурыч һәм Ватанга тугрылык турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан 19 гыйнварда Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «В бой идут одни старики» дигән кинофильм карау оештырылды. «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» программасы кысаларында чараны тәрбияче Алексей Шатков оештырды.

Мәктәп яшендәге балалар Бөек Ватан сугышы вакытында батырларча сугышкан хәрби очучыларның көннәре белән якыннанрак таныштылар. Балалар зур кызыксыну һәм игътибар белән нәфис фильм карадылар, аның турында фикер алышуда катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International