Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, көндәлек ял, белем алу һәм иҗади дәресләрдән тыш, социаль хезмәт алучылар даими рәвештә ачык һавада вакыт үткәрәләр. Атнага ике тапкыр шәфкать туташы белән өлкәннәр скандинавия йөреше белән шөгыльләнә.
Чаралар иммунитетны ныгытып кына калмый, хәл торышын да яхшырта һәм кәефне күтәрә. Шулай ук скандинавия йөреше сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системаларының эшен нормальләштерә, сәламәтлекне ныгыта. Берничә минут яки бер сәгать дәвамында мондый дәресләр мускулларны ныгытырга ярдәм итә, нерв системасын тәртипкә китерә, депрессив уйларны бетерә һәм тормышка уңай караш кайтарырга булыша.