Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Өшегәндә беренче ярдәм» дигән темага чираттагы медицина сәгате узды.
Дәвалау физик культурасы буенча инструктор Гөлчәчәк Шакирҗанова гади һәм үтемле телдә балаларга тема буенча нәрсә белергә кирәклеген аңлатты, беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеге турында сөйләде. Балалар зыян күргән участокларны актив рәвештә җылытырга, ышкырга, массаж ясарга, майларга ярамаганлыгын белделәр.
Мәгълүмат яшь социаль хезмәт алучылар өчен файдалы булды.