Спас интернат-йортында яшәүчеләргә грипптан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләделәр

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты шәфкать туташы Любовь Волостнова социаль хезмәт алучылар белән гриппны кисәтү темасына әңгәмә үткәрде.

Медицина хезмәткәре авыру симптомнары, дәвалау һәм профилактикалау турында искә төшерде. Ул сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирде. «Грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы – вакциналаштыру», – дип билгеләп үтте Любовь Ивановна.

Ахырда шәфкать туташы өлкәннәрнең сорауларына җавап бирде һәм белешмәлекләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International