Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча мастер-класс узды. Чара кулларның вак моторикасын, иҗади сәләтне һәм фантазияне үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Социаль хезмәт алучылар буяу һәм учларын гына кулландылар. Алар эз калдыру ысулы белән бирелгән темага рәсем ясадылар. Ахырда эшләр буенча уртак фикер алышулар оештырылды.
Дәрестә 10 кеше катнашты. Алар барысы мондый чараларның кирәклеген билгеләп үттеләр.