Менделеевск районының өлкән яшьтәге авыл халкы милли проект кысаларында диспансерлаштырыла

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Менделеевск муниципаль районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 9 гыйнвардан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру узу өчен үзәк район хастаханәсенә илтә башлады. аралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, ул өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә, актив озын гомерлелек өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

30 гыйнварга профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү һәм диспансерлаштыру өчен медицина учреждениесенә 80 өлкән кеше китерелгән. Бүген Тихоново авыл җирлегеннән гражданнар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International