Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның гаиләсенең һәм туганнарының кайгысын уртаклаша.
Марат Наил улының һөнәри осталыгы, эшкә тугрылыгы һәм намуслылыгы хезмәттәшләренең зур абруен казанды. Аның татарстанлыларга медицина хезмәтеннән файдалану мөмкинлеген үстерүгә керткән өлешен бәяләп бетергесез. Марат Наил улы казанышлары нәтиҗәсендә Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендәге проектлар уңышлы үсеш алды, демографик күрсәткечләр яхшырды, медицина оешмаларында инновацион технологияләр кертелде.
Эшенә җан-тән белән бирелгән Марат Наил улы турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.