28 гыйнварда «Бомбей» боулинг-үзәгендә XXII Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче яшьләрнең спартакиадасы кысаларында боулинг буенча ел саен уздырыла торган турнир булды. Турнир 102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Николаевич Канидиевка багышланган иде.
Чараның максаты – яшь хезмәткәрләрне даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Спартакиада шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итә.
Быел боулинг буенча ярышларда шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының 60 командасы катнашты. Катнашучылар арасында – Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» Кадрлар үзәгенең яшь белгечләре. Турнир нәтиҗәләре буенча аларны боулинг уенына сертификат белән бүләкләделәр.