Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Исламов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, «Доверие–Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Алсу Ризаева блокадалы Ленинградта яшәгән Олы Елга авылыннан Миңниса Шәйхетдинова янына бардылар.
Миңниса апа сугыш ачысын кичергәннәрнең берсе. Кунакларга ул сугыш, сугыштан соңгы еллар турында сөйләде. 39 ел Миңниса Шәйхетдинова фермада сыер сауган. Намуслы хезмәте, югары күрсәткечләре өчен дистәләгән мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ул шулай ук хезмәт ветераны да.
«Яшьлегемне дә, балачагымны да хәтерләмим. Бәлки, алар булмагандыр да. Мин без ач булмас өчен барысын да эшләргә тырыштым, чөнки тормышымда ачлыкны да, ярлылыкны да күп күрдем», – ди Миңниса апа.
Авырлыкларга карамастан, өлкән яшьтәге кеше зарланмый. «Аллага шөкер, хәзер яхшы яшибез. Кызганычка каршы, әни бу көннәрне күрмәде», – ди ул, күз яшьләрен сөртеп.
