«Веста» үзәгендә «Без бергә» программасы кысаларында очрашу уздырылды

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

26 гыйнварда Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Екатерина Маланчева инвалид балаларның әти-әниләре белән «Без бергә» дигән программа кысаларында дәрес үткәргән. Чараның максаты – коммуникатив күнекмәләрне, тыңлый белү күнекмәләрен үстерү, шулай ук эмоциональ киеренкелекне бетерү.

Чара барышында катнашучылар төрле тренинг күнегүләрен башкардылар, «Сез тыңлый беләсезме?» диагностикасын уздылар. Очрашу киеренкелекне бетерү һәм көчләрне торгызу өчен медитация белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International