Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре хезмәтләреннән файдаланучы балигъ булмаганнар арасында «Минем туган Татарстаным» дигән видеороликлар конкурсы игълан итә.
Конкурсның максаты – балаларны туган як тарихына һәм мәдәниятенә, җирле истәлекле урыннарга тарту, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
Үз эшләрен 10-17 яшьлек балалар тәкъдим итә ала.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 24 апрельдән 12 майга кадәр кабул ителә.
Нәтиҗәләр 2023 елның июнендә ясалачак.
«Минем туган Татарстаным» конкурсын уздыру мәсьәләләре буенча консультацияне координатордан – Министрлыкның Республика ресурс үзәгеннән алырга мөмкин: 420107, Казан ш., Петербург ур., 40 йорт, 205 каб.; тел. / факс: (843) 598-31-96; e-mail: rrc.org@bk.ru («Минем туган Татарстаным» тамгасы белән).