15 февральдә Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган чара уздырдылар.
Чараның максаты – безнең солдатларның Әфганстандагы батырлыклары мисалында патриотлык, үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләү.
Балалар сугышчы-интернационалистларның юллары, аларның тугры хезмәте һәм батырлыгы турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Оештыручылар сүзләренчә, мондый чаралар үз илең тарихына карата кызыксыну уятырга, безнең армия өчен горурлык хисе, Әфган сугышында катнашучыларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.