«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр әфганчы белән очраштылар

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютындагы балалар тәрбиячеләр Гөлшат Җаббарова һәм Марина Сәгыйдуллина белән бергә «Импульс» яшүсмерләр клубына булдылар. Анда алар өчен Әфган сугышы ветераны Владимир Семочкин белән очрашу оештырылды.

Владимир Петрович тәрбияләнүчеләргә балачакта ук очучы булырга карар итүе һәм үз хыялына баруы турында сөйләде. Ветеран балалар белән Әфган вакыйгалары турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Сугышта ул вертолетчы булган һәм безнең сугышчыларга ярдәм итү буенча катлаулы эшләрне һавадан башкарган.

Ахырда Владимир Петрович балаларга тормышта максат куярга һәм, нинди генә киртәләргә карамастан, ниятләнгән эшне тормышка ашырырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International