«Апрель» тернәкләндерү үзәге Коррекцион педагогика институты атналыгы чараларында катнаша

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

13-17 февральдә Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге җитәкчелеге Татарстан Республикасында Коррекцион педагогика институты атналыгы кысаларында узучы семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә катнаша. Чаралар Казанда һәм Яр Чаллыда уза.

Дискуссия мәйданчыкларында когнитив тайпылышлары булган балаларны диагностикалау һәм тернәкләндерү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар белән коррекцион-үстерүче эшне оештырганда цифрлы чаралар куллану, аутизм балаларны озата бару мәсьәләләре карала. «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

Фикер алышуларда хакимият, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International