Биектау районында яшәүче яшүсмерләр Интернетта үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәнделәр

2023 елның 17 феврале, җомга

Халыкара куркынычсыз Интернет көне кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 1 нче номерлы социаль участокта тренинг дәресе үткәрде. Чарада 53 балигъ булмаган бала катнашты. Алар белән Интернетка бәйлелектән ничек сакланырга икәнлеге турында сөйләштеләр.

Интернетка бәйлелек тесты яшүсмерләрнең проблемага мөнәсәбәтен ачыкларга мөмкинлек бирде. Алар фикер алышуга актив кушылдылар, ни өчен күп кешеләрнең Интернетта вакыт уздырулары турында фикер алыштылар.

Дәреснең мәгълүмати-дидактик өлешендә балигъ булмаганнар Интернетка бәйлелек барлыкка килү сәбәпләре, яшүсмерләрдә аның күренеше билгеләре белән таныштылар, компьютердан сак файдаланырга өйрәнделәр. Дәреснең гамәли өлешендә, төркемнәргә бүленеп, компьютерга бәйле һәм бәйсез кешене ясадылар. Нәтиҗәдә яшүсмерләр Интернетны файдалы ял итү төрләренә алыштырырга өйрәнде: дуслар белән очрашу, ата-аналарга өйдә ярдәм итү, кызыклы күңел ачу.

Дәрес азагында катнашучыларга балалар ышаныч телефоны турында сөйләделәр. Барлык яшүсмерләр дә ярдәм номеры белән каләмнәр һәм буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International