15 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы тапкыр ата-аналар белән очрашу оештырганнар. Мондый чаралар «Җаваплы ата-аналар мәктәбе»п рограммасы кысаларында оештырыла.
Ата-аналар балаларны тәрбияләү, аларның белеме һәм сәламәтлеге турындагы актуаль сорауларга җаваплар ала алдылар: балалар сорауларына ничек җавап бирергә, моториканы, сөйләмне һәм хисләрне үстерүче нинди уеннар бар, сколиозны профилактикалау өчен нинди күнегүләр ясарга. Шулай ук очрашуда катнашучылар PECS карточкаларының аутистик балаларда аралашу һәм социаль адаптация күнекмәләрен яхшырту өчен эффектив корал булуын белделәр.
Мондый очрашулар ата-аналарның алган белемнәрен балаларны тәрбияләү практикасында нәтиҗәлерәк файдалану өчен педагогик грамоталылыгын арттырырга ярдәм итә.