Лаеш тернәкләндерү үзәгендә иппотерапия чарасы

2023 елның 17 феврале, җомга

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр янына «Таң» клубыннан Гром кушаматлы ат һәм пони Лола килде. Аларны клуб җитәкчесе Анна Юркевич озата барды.

Очрашу башында балаларга хайваннар белән аралашу кагыйдәләре аңлатылды. Аннары теләгән һәркем хайваннар белән аралаша, аларны ашата алды.

Хайваннар белән аралашу стрессны җиңәргә, ял итәргә һәм тынычланырга ярдәм итә, сулыш һәм йөрәк тибеше нормальләшә – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга нәкъ шундый аралашу кирәк тә инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International