2023 елда Тәтеш районының 110 өлкән авыл кешесе диспансерлаштырылды

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Тәтеш районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына китерү буенча чаралар район үзәк хастаханәсе һәм «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан оештырыла.

Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре сәфәр алдыннан пенсионерларга гомуми тикшерү һәм сораштыру үткәрә, кан басымын үлчи. Район хастаханәсендә өлкән яшьтәге гражданнарны табиб-гериатр кабул итә.

Бүгенге көндә проектта 110 пенсионер катнашкан. Ведомствоара эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International