15 мартта Зәй шәһәренең урман массивында ел саен үткәрелә торган ведомствоара «Хыялдагы чаңгылар» хәйрия акциясе узды. «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, физик культура һәм спорт идарәсе, яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре яшь социаль хезмәт алучылар өчен урман массивына бару оештырдылар.
Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге 16 мартта инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырды. Чара «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында узды.
16 мартта Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары учреждение педагоглары белән очрашты. «Ата-аналар өчен мәктәп» программасы кысаларында үсеп килүче буында нормага каршы сүзләр куллануны бетерү турында сөйләштеләр.
15 мартта Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм когнитив тайпылышлары булган инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә уң як ярымшары рәсем ясау техникасында «Лалә» мастер-классы үткәрделәр.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ведомствоара төркем составында гаилә иминсезлеге фактлары турында килгән хәбәрләрне оператив рәвештә эшкәртәләр.
Өйдә социаль хезмәт алучы гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм вакытында күрсәтелүен контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чаралар үткәрелә. Аларда үзәк директоры Наталья Сигаева, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Полякова катнаша.
17 мартка «Россия эше» порталы аша республика халкы 16 меңгә якын гариза биргән. Ел башыннан эш эзләүдә ярдәм сорап 11 942 кеше мөрәҗәгать иткән.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада чаралары кысаларында спорт дәресе узды. Балалар хәрәкәтчән рус халык уеннары уйныйлар, җитезлек, көч һәм тапкырлыкта ярыштылар.
Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәтләр алучылары өчен балчык терапиясе буенча мастер-класс үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева «Гаилә конфликтларын кисәтү һәм судка кадәр җайга салу, җаваплы ата-аналык» республика семинар-практикумында катнашты. Чара Алексеевск муниципаль районында узды.