Әлмәттә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды

2023 елның 17 марты, җомга

Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге 16 мартта инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырды. Чара «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында узды.

Чара гарантияле әңгәмә форматында узды. Катнашучыларга инвалидларны һәм аеруча социаль яклауга мохтаҗларны эшкә урнаштыру өчен квоталы эш урыннары буенча вакансияләр тәкъдим ителде.

Вакансияләр ярминкәсендә 5 оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Татнефть-УРС» ҖЧҖ, 24 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе «Таттелеком» ААҖ, «Әлмәт электр челтәрләре» челтәр компаниясе» ААҖ, «Витязь» ШСП ҖЧҖ. Эш бирүчеләр түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте: сакчы, ярдәмче эшче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, сату офисы белгече, территорияләрне җыештыручы һ. б. Вакансияләргә тиешле дәгъвачылар сайлап алынды.

Вакансияләр ярминкәсенә 30 инвалид кеше килде, эшкә урнашу өчен 9 юллама бирелде. Шулай ук мәшгульлек хезмәте белгечләре гражданнарга хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри юнәлеш, үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International