Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләрен үзләштерә

2023 елның 17 марты, җомга

17 мартка «Россия эше» порталы аша республика халкы 16 меңгә якын гариза биргән. Ел башыннан эш эзләүдә ярдәм сорап 11 942 кеше мөрәҗәгать иткән.

277 кеше җәмәгать эшләренә язылган, 398 татарстанлы эшсезләргә психологик ярдәм күрсәтү хезмәтләрен алырга теләк белдергән. Тагын 412 кеше порталда эшсез гражданнарны социаль адаптацияләү буенча хезмәтләр алуга онлайн-заявка калдырган.

Татарстанлылар арасында популяр хезмәтләр арасында һөнәри юнәлештә ярдәм дә бар. Бу юнәлеш буенча гражданнардан 3 166 гариза килеп ирешкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International