Тәтеш районында гаилә иминсезлеге турында килгән сигналны эшкәрттеләр

2023 елның 17 марты, җомга

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ведомствоара төркем составында гаилә иминсезлеге фактлары турында килгән хәбәрләрне оператив рәвештә эшкәртәләр.

16 мартта опека һәм попечительлек органы, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә белгечләре белән берлектә шундый сигналларның берсе буенча чыгу оештырылды. Гаиләгә бару барышында балигъ булмаганнарның яшәү шартлары тикшерелде, ата-аналар белән социаль ятимлекне профилактикалауга юнәлдерелгән эш башкарылды.

Чара нәтиҗәләре буенча ата-ана Муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышына чакырылды, анда аларның балигъ булмаган балаларны тәрбияләүгә мөнәсәбәте каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International