«Шатлык» үзәгендә уң як ярымшары рәсем ясау техникасы уңышлы кулланыла

2023 елның 17 марты, җомга

15 мартта Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм когнитив тайпылышлары булган инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә уң як ярымшары рәсем ясау техникасында «Лалә» мастер-классы үткәрделәр.

Уң як ярымшары рәсем ясауның төп принцибы – азрак теория һәм күбрәк практика. Рәсем интуиция аша туа. Техника ике ярымшарны да үстерергә мөмкинлек бирә һәм искиткеч психотерапевтик эффектка ия.

Мастер-класста катнашучылар лаләләр ясадылар. Иҗат шатлык һәм яңа сәләтләр ачу мөмкинлеге бирә, үсешкә ярдәм итә, бу социаль хезмәтләр алучыларның тернәкләнү потенциалына уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International