Югары Ослан районында гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфаты тикшерелә

2023 елның 17 марты, җомга

Өйдә социаль хезмәт алучы гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм вакытында күрсәтелүен контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чаралар үткәрелә. Аларда үзәк директоры Наталья Сигаева, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Полякова катнаша.

Чыгулар барышында шәхси программаларга һәм шартнамә шартларына туры китереп социаль хезмәтләр күрсәтү, участокта социаль хезмәткәрнең эше, хезмәт күрсәтү графигын үтәү тикшерелә. Үткәрелгән контроль аерым этапларның, аспектларның нәтиҗәлелеген, конкрет бурычларны тормышка ашыру дәрәҗәсен анализлауга, өй бүлеге хезмәткәрләренең гамәлләрен бәяләүгә юнәлдерелгән, шулай ук эшчәнлекнең уңай һәм тискәре якларын ачыкларга, алга таба үсеш һәм камилләштерү юлларын билгеләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International