ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

17 мартта Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән декупаж һәм традицион булмаган рәсем техникасы буенча мастер-класс үткәрелде. Дәресне «көмеш» волонтерлар – Татарстан Республикасы Ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмасы әгъзалары һәм оешманың Питрәч районындагы вәкилләре үткәрде.

Шәһәр һәм районның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре 22 мартта 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр эш эзләүчеләрне Яшел Үзән шәһәре, Татарстан ур., 1 йорт адресы буенча узачак очрашуга чакыра.

Һәрвакытта Алабуганың эре предприятиеләре, эшлекле даирәләре матди уңышларга ирешергә генә түгел, ә шәһәр тарихында үз эзләрен калдырырга, игелекле эшләре белән истә калырга омтылды. Олы яшьтәге кешеләргә, бигрәк тә ялгызларга, зур игътибар бирелә һәм ярдәм күрсәтелә.

Ел саен 21 мартта Халыкара Даун синдромы булган кешеләр көне билгеләп үтелә. Россиядә бу көнне беренче тапкыр 2011 елда билгеләп үттеләр.

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгечләр һәм психологлар көндезге тору төркеме белән иҗади дәрес үткәрделәр.

«Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру кысаларында 17 мартта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче кызларны маникюр остасы һөнәре белән таныштыру буенча мастер-класс узды.

17 мартта, Бөтендөнья шигърият көне алдыннан, Минзәлә район хастаханәсе базасында булачак әниләр өчен чара узды. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре йөкле хатыннарны эмоциональ яктан күтәрүгә юнәлдерелгән «Кояшкай» күнегүе үткәрделәр. 


17
март, 2023 ел
җомга

16 мартта Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «ТИСБИ» Идарә университетының Әлмәт филиалы студентлары белән очрашу узды. «Таттелеком» ГАҖ вәкилләре катнашындагы чарага «Хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру» һәм «Логистикада операцион эшчәнлек» юнәлешләре буенча белем алучы студентлар килде.

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре кулинария дәресе үткәрделәр. Анда көндезге тору төркеменә йөрүчеләр катнашты.

Аерым категория гражданнарны эшкә урнаштырганда ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү максатыннан 16 мартта Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге эш бирүчеләр белән очрашу үткәрде. Түгәрәк өстәл эше «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International