Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Время побед» АКБОның «Сәламәт бул» кислород фитобары» проекты тормышка ашырыла. Ул гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты акчасына гамәлгә ашырыла.
11 апрель, Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне, истәлекле чаралар, фашизм корбаннары каберләренә һәм җирләнгән урыннарга чәчәкләр салу белән билгеләп үтелә.
11 апрельдә онлайн режимда Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фондының гаиләгә һәм балаларга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге балаларга социаль-психологик ярдәм проблемалары буенча вебинарында катнаштылар.
Патриотик тәрбия буенча чаралар планы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы 2 нче социаль участокта дәрес үткәрде. Чарада риск төркеменә кергән 16 балигъ булмаган бала катнашты.
«Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» Бөтенроссия социаль акциясе кысаларында Росстандартның ведомство карамагындагы оешмалары белгечләре 5 апрельдән 7 апрельгә кадәр ил халкының көнкүреш тонометрларының эшчәнлеген бушлай тикшерде.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне» дигән презентация әзерләделәр. Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балаларга тоткыннарның газапларын чагылдырган видео, концлагерь фотолары күрсәтелде.
Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү – тәрбия процессының мөһим бурычларының берсе. 11 апрельдә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.
11 апрельдә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Рус каены» тематик көне үткәрелде.
Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Солдатка хат» акциясендә актив катнашалар. Ул балаларда патриотлык тәрбияләргә ярдәм итә.
«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Елмаю» клубында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй филиалы башлыгы Вадим Иванов белән очрашу оештырылды.