«Өмет» үзәгендә балигъ булмаганнар белән патриотик дәрес үткәрделәр

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Патриотик тәрбия буенча чаралар планы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы 2 нче социаль участокта дәрес үткәрде. Чарада риск төркеменә кергән 16 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәреснең максаты ватанпәрвәрлек, фашизмны җиңгән кешеләргә хөрмәт хисе тәрбияләү иде. Балалар коллаж ясадылар һәм Бөек Ватан сугышы фактлары белән таныштылар.

Мондый дәресләр социаль хезмәтләр алучыларга рухи-әхлакый нигезләрне һәм социаль-тарихи кыйммәтләрне торгызырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International