«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр кислород коктейльләре эчүләрен дәвам итәләр

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Время побед» АКБОның «Сәламәт бул» кислород фитобары» проекты тормышка ашырыла. Ул гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты акчасына гамәлгә ашырыла.

Проектның максаты – ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның тормыш сыйфатын яхшырту, кислород фитобары ярдәмендә сулыш органнары авыруларын профилактикалауга юнәлдерелгән сәламәтләндерү чаралары комплексын кертү, иммунитетны ныгыту. Проект ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында приют тәрбияләнүчеләре табиб билгеләве буенча курслап кислород коктейльләре кабул итәләр. Мондый эчемлекләр барлык балаларны да сокландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International