Казан психологы мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзалары сораулары буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

11 апрельдә онлайн режимда Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фондының гаиләгә һәм балаларга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге балаларга социаль-психологик ярдәм проблемалары буенча вебинарында катнаштылар.

Казанның Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Любовь Юшкова мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзалары соравы буенча эш тәҗрибәсен тәкъдим итте, психологның эш тактикасы, инструментарийлары турында сөйләде. Психолог билгеләп үткәнчә, әлеге ситуациядә инструментарий гаилә әгъзаларының кичерешләрен белдерүгә һәм структуралаштыруга, аларның психоэмоциональ халәтен тотрыкландыруга, эчке һәм тышкы ресурсларны активлаштыруга басым ясап сайлана.

Вебинарда шулай ук Чиләбе, Саратов, Әстерхан өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Ставрополь крае практикалары тәкъдим ителде. Төп мәсьәләләр гаиләләр белән эшләү техникасы, SOLWI терапиясендә травма белән эшләү үзенчәлекләре, клиент ресурсларын травма эшкәртүгә юнәлтү, гаиләнең адаптация потенциалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International