«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге каршында хатын-кызлар клубы ачу турында карар кабул ителде. Бу инициатива охшаш кызыксынулар белән берләшкән хатын-кызлар өчен бердәм аралашу урыны булдыру максатыннан гамәлгә ашырылды.
14-15 апрельдә Татарстан шәһәрләрендә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы уза. Казанда чара уздыру мәйданчыгы итеп КФУның 2 нче уку бинасы сайланды.
«Татарстан Республикасында хезмәт мигрантларының социаль адаптациясенә һәм интеграциясенә комплекслы якын килүне тәэмин итү» проекты кысаларында «Яңа гасыр» АХКБО чит ил гражданнарына хокукый ярдәм күрсәтүче хокукый ярдәм көннәре үткәрә. Төп сораулар – гражданлык алу, югалган документларны торгызу һәм рәсми эшкә урнашу һәм документларны рәсмиләштерү белән бәйле сораулар.
Бөтенроссия «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» акциясе кысаларында Мамадыш районының гуманитар үзәге базасында «көмеш» волонтерлар маскировка челтәрләре җитештерә башладылар. Челтәрләр үрү өчен барлык материаллар гражданнарның ирекле иганәләренә сатып алына.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Интернет-озын гомерлелек» программасы гамәлгә ашырыла. Социаль хезмәт алучылар компьютер белән эш итәргә, текст документларын төзергә һәм үзгәртергә, Интернетта тиз арада кирәкле мәгълүматны табарга һәм сакларга өйрәнәләр.
Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән балалар чын-чынлап игелекле эш башкару цехында булдылар – гадәти консерва банкасыннан, картоннан һәм парафиннан махсус хәрби операция зонасында булган солдатлар өчен меңләгән шәмнәр ясыйлар.
Биш көнлек эш атнасында 21 апрель ял көне булып санала. 20 апрельдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла.
«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектын тормышка ашыру кысаларында 12 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча «Ял итү терапиясе алымнары. Хисләр белән идарә итү» тренингы үткәрделәр.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә хезмәт күрсәтүдә булган өлкән яшьтәге кешеләр арасында яктылык кайтаручы элементлар тарату оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова тәкъдиме буенча «Волга Спец Сервис» оешмасы директоры Ленар Авхадиев һәм Эльза Манкевич Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә Эмми Пиклер системасы буенча эшләнгән тернәкләндерү чараларын бүләк иттеләр.