Әлмәттә фашист концлагерьларында булган әбине хөрмәтләделәр

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

11 апрель, Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне, истәлекле чаралар, фашизм корбаннары каберләренә һәм җирләнгән урыннарга чәчәкләр салу белән билгеләп үтелә.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгече фашист концлагерьларының элеккеге тоткыны Маргарита Апраксина белән очрашу оештырды. Олы яшьтәге хатын-кыз бу куркыныч көннәр һәм үз тормышы турында сөйләде, ә социаль эш буенча белгеч Маргарита Апраксинага кечкенә бүләк тапшырды.

Шулай ук өлкән яшьтәге кешене гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгечләре һәм балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар хөрмәтләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International