Эшкәртү сәнәгате, транспорт һәм төзелеш Татарстан хезмәткәрләрендә иң күп җитештерү җәрәхәтләре теркәлә торган топ-3 тармагына керә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Сәламәт булу – уңышлы булу!» программасы кысаларында 25 апрельдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече М. Җәлил паркында дәрес үткәрде.
28 апрельдә бөтен дөньяда Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Һәр ел саен бу көнне эш бирүчеләр, профсоюзлар, хезмәт коллективлары җитештерү травматизмы һәм һөнәри авырулар проблемаларына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрәләр.
Бөгелмә районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Игелек саклаугычлары» проектына кушылдылар. Проект XVII «Волонтерлар – балаларга» бөтенроссия акциясе кысаларында гамәлгә ашырыла.
Республика халкы Хокукый ярдәм көнендә түләүсез юридик консультация ала алачак. Чара 26 апрельдә сәгать 15:00 Казан шәһәре, Айрат Хәйруллин ур., 5 нче йорт адресы буенча урнашкан «Җәлил» яшьләр-яшүсмерләр үзәге мәйданчыгында узачак.
Бүген, 25 апрельдә, «Әкият» курчак театрында «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясенең «НормальНо» спектакленең премьерасы булачак. Чара сәгать 19.00 башлана.
24 апрельдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм психологы Радиация аварияләре һәм һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә багышланган мәгълүмати сәгать үткәрде.
25 апрельдә Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Чернобыль – безнең уртак фаҗига» дигән тематик сәгать үткәрделәр. Печищи авылында Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Габдулла Тукай әкиятләре буенча» дигән мавыктыргыч сәяхәт узды.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән дәресләр даими үткәрелә. Дамира Гайнанова үткәргән дәрестә витаминнар, аларның нинди ризыкларда булуы, ни өчен кирәклеге турында сөйләделәр.