Витаминнар турында белем бирү дәресе «Шәфкать» үзәгендә узды

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән дәресләр даими үткәрелә. Дамира Гайнанова үткәргән дәрестә витаминнар, аларның нинди ризыкларда булуы, ни өчен кирәклеге турында сөйләделәр. Белгеч җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә булган витаминнарның үсеп килүче балалар организмы өчен файдалы булуын аңлатты.

«Витаминнар җитмәсә, гиповитаминоз, ә булмаса, авитаминоз барлыкка килә. Рацион никадәр күп төрле булса, шулкадәр яхшырак», – дип билгеләп үтте белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International