В связи с многочисленными обращениями работников предприятий и организаций Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан сообщает.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
19 апрельдә Алабуга муниципаль районында «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2023 елның 1 кварталы нәтиҗәләре» республика семинар-киңәшмәсе узды. Чара кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм республиканың социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләре җитәкчеләре булды.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге тору төркеме белән түбәтәйләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Баш киеме ясау өчен балигъ булмаганнар төсле кәгазь, клей, кайчы, акрил буяулар кулланды.
20 апрельдә Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге аутизм спектры бозылган кешеләр өчен «Абү Хәнифә» мәчетенә танып белү экскурсиясе оештырды.
«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре торак бинаны һәм йорт яны территориясен җыештыруда социаль хезмәтләр алучыларга ярдәм оештырдылар. Чараларга студентлар арасыннан волонтерлар җәлеп ителде.
Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре өмә үткәрделәр һәм үзәк территориясен төзекләндерделәр. Һәркем узган елгы яфракларны, коры үләннәрне җыештыру, чәчәк түтәлләрен әзерләү буенча зур эш башкарды.
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар график буенча танып белү эшчәнлеген активлаштыру буенча индивидуаль коррекция-үсеш дәресләренә йөриләр.
«Бергәләп булдырабыз» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог балаларны IT-өлкә һөнәрләре белән таныштыру буенча дәресләр циклы үткәрде. Чаралар хәзерге дөньяда һөнәр сайлауның кыйммәте һәм мөһимлеге, киләчәк һөнәрләре турында күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән.
21 апрельдә Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ураза бәйрәме хөрмәтенә бәйрәм ашы узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев һәм Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов ярдәмендә оештырылды.