«Яңарыш» үзәгендә тернәкләнүчеләрне Габдулла Тукай иҗаты белән таныштырдылар

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Габдулла Тукай әкиятләре буенча» дигән мавыктыргыч сәяхәт узды.

Чарада тәрбияләнүчеләр шагыйрьнең тормыш юлы турында белделәр, аның иң танылган әсәрләрен искә төшерделәр, Г. Тукай иҗаты буенча коллаж да ясадылар. Укытучы-логопед Альбина Латыйфуллина «Шүрәле» әкияте буенча танып белү викторинасы үткәрде.

Оештыручылар әйтүенчә, бөек шагыйрьнең әсәрләре игелеккә, кыюлыкка өйрәтә, мәрхәмәтле һәм гадел булырга чакыра. Шуңа күрә балалар бу әкиятләрне һәм шигырьләрне укырга һәм белергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International