24 апрельдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм психологы Радиация аварияләре һәм һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә багышланган мәгълүмати сәгать үткәрде.
Чернобыль атом электр станциясендәге фаҗиганең 37 еллыгы алдыннан балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар бу авария нәтиҗәләрен бетерүчеләргә батырлыклары, югары профессионализмнары һәм бурычларына тугрылыклары өчен зур рәхмәт белдерделәр.
Чарада 25 балигъ булмаган бала катнашты.