Минзәлә районы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында сөйләштеләр

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

«Сәламәт булу – уңышлы булу!» программасы кысаларында 25 апрельдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече М. Җәлил паркында дәрес үткәрде.

Сигез социаль хезмәтләр алучы «Кеше 100гә кадәр яши ала» дигән сораштыруда катнашты, ә аннары барысына да «Бәхетле киләчәккә адым» темасына рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде. Төсле акбурлар ярдәмендә балигъ булмаганнар сәламәт яшәү рәвеше турында үз күзаллауларын күрсәттеләр. Рәсем ясаганда, балалар үзләренең сәламәтлекләренә никадәр җаваплы караулары турында сөйләделәр.

Ахырда барлык катнашучыларга «Уңыш формуласы» буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International