«Ялкын» приютында МХО катнашучыларның балалары өчен игелек саклагычлары ясалды

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Бөгелмә районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Игелек саклаугычлары» проектына кушылдылар. Проект XVII «Волонтерлар – балаларга» бөтенроссия акциясе кысаларында гамәлгә ашырыла.

Балалар үз куллары һәм зур ярату белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен саклагычлар ясадылар. Приютта тәрбияләнүчеләр алар чын йөрәктән ясаган һәр әйбер өмет билгесе һәм иң кадерле теләкләрнең үтәлүенә ярдәм булачагына ышаналар.

Балалар игелек саклагычларын әтиләре, абыйлары хәзер махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгән сыйныфташларына тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International