Эльмира Зарипова хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча матбугат конференциясендә катнашты

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

28 апрельдә бөтен дөньяда Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Һәр ел саен бу көнне эш бирүчеләр, профсоюзлар, хезмәт коллективлары җитештерү травматизмы һәм һөнәри авырулар проблемаларына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрәләр.

Бу дата алдыннан бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында матбугат конференциясе узды. Спикер билгеләп үткәнчә, республикада хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар 1 апрельдән 1 июньгә кадәр уза. Планнарда инде традицион булган чаралар гына түгел, ә хезмәтне саклау буенча инструкцияләрне, стандартларны, нигезләмәләрне һәм кагыйдәләрне тирән анализлау да бар. Күп кенә оешмалар хезмәтне саклау белән идарә итүнең булган системаларын актуальләштерәләр, хезмәткәрләрнең куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә генә түгел, ә хезмәтне саклау белән идарә итү процессына кертүгә дә мотивациясен арттыруга аерым игътибар бирәләр.

2023 елның 3 аенда Дәүләт хезмәт инспекциясенә республика җитештерүләрендә бәхетсезлек очраклары турында 49 хәбәр килгән, шул исәптән үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары турында 17 хәбәр (2022 елның шул ук чорында 51 хәбәр алынган, шул исәптән 21 үлем белән тәмамланганы), һәм авыр бәхетсезлек очраклары турында 32 хәбәр (2022 елның шул ук чорында – 30 хәбәр).

2022 ел мәгълүматлары буенча республикада иң җәрәхәтләнү куркынычы булган эшчәнлек өлкәләре булып транспортлау һәм саклау (27,2 % җәрәхәтләр), эшкәртү производстволары (25,9 %) һәм төзелеш (8,2 %) предприятиеләре кала.

Министр сүзләренчә, системалы эш нәтиҗәсендә 2022 елда узган елга карата җитештерү травматизмы дәрәҗәсен киметергә мөмкин булды: мәгариф учреждениеләрендә – 5,5 тапкыраг, сак оешмаларында – 4 тапкырга, электр энергиясе җитештерү предприятиеләрендә – 2,5 тапкырга, файдалы казылмалар чыгару буенча предприятиеләрдә – 1,8 тапкырга.

Татарстан Республикасында хезмәт турындагы законнарны үтәмәгән өчен административ җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлдерелгән даими эш алып барыла. Штраф санкцияләреннән тыш, 2023 елның I кварталында хезмәтне саклау һәм җитештерүдә җәрәхәтләнү өлкәсендәге хокук бозулар фактлары буенча 51 җинаять эше кузгатылган. Хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча предприятие һәм оешмаларның 19 тикшерүе үткәрелде. Тикшерү һәм бәхетсезлек очракларын тикшерү нәтиҗәләре буенча 72 хезмәт хокукларын бозуны бетерү турында 17 күрсәтмә бирелгән. Хокук бозулар өчен 2 793 гаепле кеше штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган.

Муниципаль районнарның башкарма комитетлары каршында оештырылган хезмәтне саклау буенча координация советлары вәкилләре шулай ук район территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы предприятиеләрдә үлем белән тәмамланган һәм авыр нәтиҗәләргә китергән производстводагы бәхетсезлек очракларын тикшерүдә катнашалар. Беренче кварталда координация советларының 160 утырышы, шул исәптән 38 күчмә утырыш уздырылды.

Матбугат конференциясенең видеоязмасын монда карарга мөмкин >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International