Бүген, 25 апрельдә, «Әкият» курчак театрында «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясенең «НормальНо» спектакленең премьерасы булачак. Чара сәгать 19.00 башлана.
«НормальНо» – импровизацияле интерактив спектакль. Тамашачылар спектакльне тамашачылар булып карарга гына түгел, ә актерлар белән диалогта яки сәхнәдән дә катнашырга чакырыла.