Татарстан командасы Махсус Олимпиада Спартакиадасында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

17 апрельдә Санкт-Петербургта «NOVA ARENA» физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында тантаналы рәвештә футбол 7х7, юнифайд-футбол 7х7, юнифайд-мини-футбол (юнифайд-футзал) 5х5, юнифайд-пляж футболы буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы ачылды.

Ярышларда Россиянең 19 төбәгеннән 400дән артык атлет (38 футбол командасы) катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы 7х7 футбол буенча икенче урынны яулады. Психоневрологик интернат егетләре 2 нче дивизионда чыгыш ясады.

Ярышларда катнашучыларның барысы да истәлекле призлар, медальләр, кубоклар, дипломнар, шулай ук Россия Махсус Олимпиадасының сувенир продукциясе белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International