23 апрельдә Минзәлә районында социаль хезмәтләр алучылар Никольский кафедраль соборында булдылар. Балаларны һәм өлкәннәрне соборның настоятеле Роман Храмутичев сәламләде, котлады һәм фатиха бирде.
Балалар Пасхада кулич әзерләү традициясенең ничек барлыкка килүе, ни өчен иман итүчеләр бер-берсенә буялган йомыркалар бүләк итүләре турында белделәр. Шулай ук кунаклар кондитер була алдылар – кечкенә кулич пешерү буенча мастер-классны Алена Юдина үткәрде.
Чараны бәйрәм табыны артында чәй эчү белән тәмамладылар.