Алабуга интернат-йортында Габдулла Тукай иҗаты буенча чаралар уздырылды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында истәлекле чаралар узды.

«Тукай безнең йөрәкләрдә» әдәби сәгатен А. С. Пушкин исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре үткәрде, ә шигърият сәгатен – интернат-йорт хезмәткәрләре.

Чараларда бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты тарихы белән таныштылар, аның шигырьләрен рус һәм татар телләрендә тыңладылар һәм үзләре укыдылар, «Шүрәле» һәм «Су анасы» мультфильмнарын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International