Биектау районында яшүсмерләр үз кәефләре белән идарә итәргә өйрәнделәр

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Минем хисләрем» темасына тренинг дәресе үткәрде. 1 нче социаль участокта узган чарада 20 балигъ булмаган бала катнашты.

Яшүсмерләр үзләрен презентацияләргә өйрәнделәр, үз характерларының сыйфатларын билгеләделәр, проектив рәсем ясадылар һәм иҗади сәләтләрен үстерделәр. Дәреснең гамәли өлешендә катнашучылар эмоцияләр турында күзаллау формалаштырдылар. Шулай ук тискәре эмоцияләрне җиңәргә ярдәм итүнең нинди ысуллары булуын ачыкладылар. Ахырда яшүсмерләр берничә уен техникасын башкарды.

Бу чара балигъ булмаганнарда стресска толерантлык дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International