Минзәлә районы ХСХКҮ белгечләре даими рәвештә квалификацияләрен күтәрәләр

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

17–20 апрельдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгендә «Социаль хезмәт күрсәтү кысаларында социаль-педагогик эшчәнлекне оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары уздылар.

Укучылар риск төркеме балалары өчен чаралар оештыру, финанс грамоталылыгы буенча лекцияләр тыңладылар. Белгечләр мастер-классларда, ачык дәресләрдә катнаштылар, практикадан очракларны карадылар.

Йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар квалификация күтәрү турында таныклык алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International