26 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында Махсус Олимпиада кысаларында социаль хезмәтләр алучылар өчен спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде. Чараның максаты – физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләрне спорт конкурслары, ярышлар кебек сәламәтләндерү эшен оештыру формаларына җәлеп итү аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Социаль хезмәт алучылар төрле эстафеталарда катнаштылар һәм үзләренең физик сыйфатларын күрсәттеләр. Ярышларда 10 кеше катнашты.