Гарденотерапия ысуллары социаль адаптациядә кыенлыклары булган яшүсмерләр белән тәрбия процессын нәтиҗәле итеп алып барырга мөмкинлек бирә.
Тәрбияче Анжелика Пушкова җитәкчелегендәге Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының өлкән төркеме яшүсмерләре бүлмә гөлләрен яратып карыйлар, су сибәләр, корыган яфракларны җыялар. Шулай ук балалар һәр бүлмә чәчәкләренең үзенчәлекләрен өйрәнәләр.
«Кул эше яшүсмерләргә әйләнә-тирә дөньяга кулланучы күзләре белән түгел, ә иҗат итүче күзләре белән карарга мөмкинлек бирә. Гарденотерапия ысуллары тәрбияләнүчеләрнең өстәмә мөмкинлекләрен ача», – дип сөйли тәрбияче.